Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ачасыр мәдәният йортында зур хәйрия концерты узды

Ачасыр мәдәният йорты чын мәгънәсендә бәйрәм, дәрт, шатлык, иҗат мәйданына әверелде

Биредә мәктәп укучылары, каникулга кайткан балалар, ата-аналар, укытучылар, авыл халкы, шулай ук күрше авыллардан килгән кунаклар катнашында зур хәйрия концерты узды.

Бу көнне сәхнә артистларның чын иҗат бәйрәменә әверелде. Балалар үзләренең сәләтләрен төрле жанрларда күрсәттеләр. Көчле тавышлар белән моңлы җырлар яңгырады, биючеләр төркемнәре халыкның күңелен күтәрде, шигырь сөйләүчеләр үз сәнгатьләре белән тамашачыларны таң калдырды. Уен коралларында уйнау, кыска спектакль күренешләре – барысы да бергә шушы көнне искиткеч итте.

Концертның төп максаты – игелек, ярдәм һәм бердәмлек иде. Балаларның чыгышларына тамашачылар көчле алкышлар белән җавап бирде. Зал һәр чыгыштан соң шау-гөр килде.

– Балалар бик зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Аларның күзләрендә ялкын, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары – чын артистлык үрнәге. Мондый концертлар балаларның сәләтен ачарга, үзләренә ышанырга, иҗатта үсәргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Бу концерт – балалар өчен генә бәйрәм түгел, ә бөтен авыл халкын берләштергән, хәйриячелек рухын күтәргән мөһим вакыйга булды. Тамашачыларның алкышлары, елмаюлары, йөрәкләрдән чыккан рәхмәт сүзләре – бу очрашуның чын нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев