Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

9 май көнне Юынчы авылы мәдәният йорты ишегалдында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булып узды

Чараны авыл жирлеге башлыгы Алёна Владимировна ачып җибәрде.

⚡⚡- Авылның укытучы ветераны Борһанова Гөлсинә апа бик матур дулкынландыргыч сүзләр сөйләде. Ул авыл халкына дәхшәтле сугыш елларының ачысы, авылдан сугышка чыгып киткән авылдашларыбыз турында истәлекләрен яңартты. Бу чарада Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүче ир - егетләребез дә катнашты, аларга 30 еллыкка медаллэр тапшырдык. Шулай ук 70 яше тулган барлык лаеклы ялда булучы өлкәннәребезне котлап, мәчетебез бүләкләр тапшырды. 95- яшьлек Әбзәлетдинова Рәсимә апаны юбилее белән, авылыбызның 2 тыл ветеранын шулай ук бәйрәм белән котладык, - дип сөйли Әсхәт Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев