Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

21нче февраль – Халыкара Туган телләр көне

Дөньяда иң – иң матур тел Ул – минем туган телем!

21нче февраль - Халыкара Туган телләр көне.

 Быел бу чара Әйшә урта мәктәбендә башкачарак форматта үтте. Бәйрәмне туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова белән мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Гөлнара Газизова оештырды.

 
Татар төркемендә белем алучы 5,7,8 нче сыйныф укучылары укытучылары тарафыннан иҗат ителгән “Дәү әнидә кунакта”, ә 7нче сыйныф укучылары инглиз телендә О.Уайльда әсәре буенча “Кентервильское привидение” дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерде.

⚡⚡- Укучылар бу чарага бик ныклап әзерләнделәр. Укытучылары белән берлектә декорацияләр ясадылар, рольләрне кат-кат кабатладылар. Спектакльләр уңышлы узды, укучылар артистларның чыгышларын алкышларга күмде. Мондый чаралар аларны тагын да илһамландыра, алдагыларына дәрт өсти. “Телләр белгән-илләр гизгән!”,-ди бит халкым да.Туган телне һәм башка телләрне дә ныклап өйрәнегез, - ди туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев