Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә

ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.

Туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

 

- Бүген Татар Танае мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, укучылар арасында викторина сорауларына җавап биреп, туган тел турында мәкальләрне дәвам иттеләр, "К" һәм "Т" хәрефеннән башланган хәрефләрдән кыска хикәя төзеделәр, табышмаклар га җавап эзләделәр. Балалар аңа телебезне беләләр икән, без моңа тагын бер кат инандык.  Ә инде татар теле укытучылары Наилә Акрамова һәм Сания Тимершинага зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, - дип сөйли Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев