2023 ел Татарстан республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде
Әйшә урта мәктәбендә «Чал тарихы булган халкым бар» дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрелде.
Монда 5нче сыйныф укучылары татар халык авыз иҗатының тизәйткечләрен, такмакларын, жырлы-биюле уеннарын уйнады. Курайда, баянда халкыбызның төрле көйләре яңгырады һәм үз телебездә матур жырлар жырланды.
Әйшә урта мәктәбендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ачык дип белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев