Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды

Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.

Әйе, 34 ел элек илебез тарихында иң кайгылы битләрнең берсе ябылды.
Шул уңайдан бүген “Онытмас өчен - белергә һәм истә тотарга кирәк” дигән исем астында мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруга багышланган батырлык дәресе узды. Сугыш темасы - мәңгелек авырту һәм дәваланмый торган яра.

Безнең авылыбыздан да Афган сугышында катнашучылар бар.
📌📌Алар:
1. Абдуллин Ирек Равил улы.
2. Баһаветдинов Ринат Хәсән улы.
3. Гайфиева Миләүшә Гомәр кызы.
4. Мадышева Резидә Рәфкать кызы.
5. Нәҗипов Әсфан Гомәр улы.
6. Насыйбуллин Фарит Исмәгыйль улы.
7. Рахматуллин Илгиз Барый улы.
8. Садыйков Ризван Кәримулла улы.
9. Хәкимов Ризван Госман улы.
10. Чупаков Равил Хәйретдин улы.
11. Чупаков Илдар Ярхәм улы.
12.Җәләлиев Илфар Һабул улы.


- Өч Әфганчы егетебез бөгенге көндә арабызда юк инде. Аларга 9 май көнне өйләренең диварларына истәлек тактасы куелды.
Аларны чара ахырында бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Хәтер дә исән булачак, әлегә без бу хакта хәтерлибез һәм сөйлибез. Һәрвакыт без сугышчыны, Ватанны Саклаучыны кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Без сугыш кырларыннан әйләнеп кайткан, үз йортын, балаларын, Россияне яклап башларын салган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез
, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев