10 июль көнне Норлат авылында мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Гаилә бәйрәме» фестивале узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

10 июль көнне Норлат авылында мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Гаилә бәйрәме» фестивале узды

Әлеге күркәм чарада 8 авылдан килгән 8 үрнәк гаилә катнашты. Аларның һәркайсы үзенең иҗади чыгышы, гаилә кыйммәтләренә тугрылыгы һәм бердәмлеге белән тамашачыларны сокландырды.

- Безнең Татар Танае авылыннан фестивальдә Гыйбадуллиннар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады. Алар белән чын күңелдән горурланабыз, - дип яза мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Һәрбер гаиләгә – афәрин! Сезнең матур чыгышларыгыз, бердәмлегегез һәм күңел җылыгыз бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Фестиваль ахырында барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гаилә – җәмгыятьнең ныклы терәге. Бердәм, бәхетле гаиләләребез күбрәк булсын! Катнашкан һәр гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!


Нет комментариев