Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1 апрель - Халыкара кошлар көне

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар.

Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
 

- Халыкара кошлар көне уңаеннан, Мулла Иле мәдәният йортында “Безнең кошкайларыбыз” дигән темага рәсем ясау чарасы үткәрелде.
Әлеге чарада “Оста куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Чара ахырында балалар белән кошлар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадык. Безнең якларда кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошлар турында сөйләдек. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җавап бирергә тырыштылар.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик, - ди Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев