Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

02 Эчке эшләр бүлегендә 59 җинаять теркәлгән.

Шуларның 49ы – шәһәрдә, 10ысы районда булган.

29 җинаять ачылган, 28е – «кайнар эздән».

1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 21 урлау, 24 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Өтәк авылында яшәүче, элек хөкемдә булган 56 яшьлек ир, ызгыш чыгу нәтиҗәсендә 51 яшьлек хатынын кыйнавы, корсагына ике тапкыр пычак кадавы турында хәбәр иткән. Зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китергәннәр.


39 яшьлек ир хәбәр итүенчә, Ленин урамындагы подъездда иртәнге дүртләр тирәсендә аның битенә билгесез зат суккан. Нәтиҗәдә ир егылган, аңын югалткан, аңына килгәч телефоны урланганын ачыклаган. Моның буенча 23 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.


54 яшьлек хатын-кызны билгесез зат эшкә урнаштырам дип алдаган һәм аның ике банк картасыннан 459975 сум акчасын алган.

Карамалы Тауда яшәүче 50 яшьлек ир, билгесез затның банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдименә ышанып, махсус кушымта аша 759669 сум акчасыннан колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев