Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

01 24 – 30 июльдә янгын сүндерүчеләр 17 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 3есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Бело-Безводное авылының Новая урамындагы файдаланылмаган йортта саксыз тәмәке тартудан янгын чыгып, бинаның 200 квадрат метр мәйданына зыян килгән. Яшел Үзәннең Тургенев урамындагы 60нчы йортта подъездда янгын чыгу турында хәбәр алынган. Коткаручылар килеп җиткәнче яшәүчеләр утны сүндереп өлгергән. Янгын билгесез затларның ут белән саксыз кылануыннан чыккан дип фаразлана. 3 квадрат метр­да чүп-чар янган. Васильевоның Горбунов исемендәге бакчачылык җәмгыятендәге 23нче участокта яшен сугып, мунча яна башлаган. Нәтиҗәдә мунчаның 12 квадрат метрына зыян салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев