Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы оешмаларны тантаналы бүләкләү чарасы Мәскәүдә, «Бердәм Россия» партиясенең үзәк офисында узды.
Залда Россиянең төрле төбәкләреннән – Владивостоктан алып Луганскига кадәр – шәһәр хуҗалыгы вәкилләре, шул исәптән илнең ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләре җитәкчеләре җыелды.
Яшел Үзән су каналының цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Әлеге хезмәтләр «Оешма эшчәнлеген цифрлы трансформацияләү» номинациясендә II дәрәҗә лауреаты дипломы белән билгеләп үтелде.
Бүләк «ЗВКС» АҖ генераль директоры Ренат Җәләловка тапшырылды.
ЗВКС
Нет комментариев