Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Завод ветеранына истәлек тактасы

10 октябрьдә А.М.Горький исемендәге заводка нигез салынуга 128 ел тулу уңаеннан, Зеленодольск шәһәренең Мактаулы гражданы, 1984-1995 елларда генераль директор вазифасын биләгән завод ветераны Герман Глебович Серебренников истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Истәлек тактасы­ ветеран яшәгән йортка урнаштырылды. Тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев бу шәхеснең безнең шәһәргә юнәлтү буенча килүен һәм суднолар төзелешенә үзеннән зур өлеш кертүен билгеләп узды. Чынлыкта, аны үз вакытында башка яхшырак урыннарга эшкә чакырсалар да, ул Яшел Үзәнне берсенә дә алмаштырмаган. Биредә эшен һәм Ватанга хезмәт итүен дәвам иткән.

– Бүген зур кешегә истәлек тактасы куябыз, – диде А.М.Горький исемендәге завод директоры Александр Филиппов. – Ул безнең хәтердә булганда, һәрвакыт исән булачак. Барыгызны да завод көне белән тәбрик итәм. Заводның киләчәгенә без зур ышаныч белән карыйбыз.

 Катнашучыларны шулай ук «Серго исемендәге завод» АҖнең генераль директоры Радик Хәсәнов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов та шушы күркәм дата белән котлады. Истәлек тактасы куелган шәхесне завод тарихыннан аерып карап булмый һәм булмаячак.


Герман Серебренниковның кызы Татьяна Пианковская әтисенең бу шәһәргә 1954 елда килүе һәм шул елдан бирле лаеклы ялга киткәнче шушы заводта эшләве, хәтта дусларын да бервакытта да алмаштырмавы турында искә төшерде. Бу чарага хөрмәтләп килүчеләргә гаиләсе исеменнән рәхмәтен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев