Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Завод икенче өебез кебек»

Бер эш урынында ярты гасырга якын хезмәт итеп, әлеге оешманың чәчәк атуына, төгәлрәк әйтсәк, 47 ел үз өлешен кертүчеләрне әллә кайлардан эзләп йөрисе юк, алар безнең арада яши һәм көн артыннан көн яраткан эшенә бара.

Әйе, әгәр дә яратмасаң, лаеклы ялга чыкканнан соң да унар ел шул ук урыныңда хезмәтеңне дәвам итеп булмыйдыр ул.
Сүзем, хезмәт кенәгәсендә бер генә оешма исеме – Серго заводы язылган, әлеге предприятиегә илле елга якын тугрылык саклаучы якташыбыз Кәүсәрия Закирова турында. Ул Олы Шырданда туып үскән һәм сигез сыйныфны укыгач, Зеленодольскига килеп, училищеда суыткычлар җыючы слесарь-механик һөнәрен үзләштерә. Һәм 1975 елдан алып бүгенге көнгәчә шунда эшләвен дәвам итә.
– Ул вакытта әйбәт иде бит: укыттылар да, тулай торактан урын да бирделәр, аннары эш белән дә тәэмин иттеләр. Өчәр смена да, уникешәр сәгать тә, конвейерда да эшләдем. Шулай гомерем буе суыткычлар җыйдым. Инде лаеклы ялга чыкканыма да сигез ел, эштән китәсе килми, икенче өебез кебек, – дип сөйли Кәүсәрия ханым. – Директор булып Радик Хәсәнов килгәч, завод яхшы якка үзгәрде: цехлар якты, чиста, һавалы. Бик рәхмәтлебез аңа. Эшләү өчен барлык уңайлы шартлар булдырылды. Аңа кадәр күңелсез, караңгы, җайсыз иде. Заводка шәһәр транспорты белән йөрдек, икенче сменадан җәяү кайткан чаклар да күп булды. Радик Шәүкәтович анысын да җайлады, хезмәткәрләрне завод автобусы йөртә. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел, зарланмыйм мин, шөкер, бәрәкәте булсын. Бер карасаң акча күпме булса да җитми инде ул.
Кәүсәрия ханым заводтан китәргә нибары бер тапкыр гына уйлый, авыр вакытлар булгандыр инде, Казанга барып урнашмакчы була. Әмма аны, шулай ук Олы Шырданнан Серго заводына 38 ел йөреп эшләгән әтисе Мансур туктата.
(Язманы тулысынча газетабызның 29нчы санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев