Яшел Үзәндә «Яшәүче картасы»н кулланучылар арта
Күптән «ТРда яшәүче картасы»ның уңай яклары турында язганыбыз юк. Без аның барлык плюсларын, хөрмәтле укучыларыбыз, газетабызның алдан чыккан саннарында ачык һәм киң итеп инде күп тапкырлар сезнең игътибарга җиткергән идек.
Алар: социаль яклау, сәламәтлек саклау, транспорт, сәүдә, банк хезмәтләрен бик җиңел куллану. Бүгенге көндә 22500 яшел үзәнле республикада яшәүче карталы булды инде. Хәзерге вакытта шәһәребезнең Горький һәм Серго исемендәге завод хезмәткәрләренә аны тапшыру һәм картаны кулланышка кертү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев