Яшел Үзәндә өстәмә вакцинация пункты ачылды
Яшәеш

Яшел Үзәндә өстәмә вакцинация пункты ачылды

11 ноябрьдән башлап, «Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе»нең консультатив-диагностик сырхауханәсендә, коронавирус йогышлы авыруыннан прививка ясау пункты ачылды.

Вакцинация кабинеты эш көннәрендә (дүшәмбе-җомга) 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли: Яшел Үзән шәһәре, Карл Маркс ур., 5нче йорт. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булу мәслихәт.


Нет комментариев