Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшылык эшләп телефонсыз калган

Яшел Үзәндә 33 яшьлек ир хөкем ителәчәк. Кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга, мөмкин кадәр яхшылык кылырга кирәк, дибез. Әмма, аны да кешесенә карап.

Менә шулай, Яшел Үзәннең бер кафе-бары ишек төбендә, 33 яшьлек ир берәүдән шалтыратып алырга дип, кәрәзле телефонын сорап торган да, кире биреп азапланмаган, качып киткән. Нәтиҗәдә, яхшылык эшләүче рәхмәтсез дә, телефонсыз да калган. Аңа 7 мең сумнан артык зыян китерелгән.

Прокурор ярдәмчесе Дмитрий Темников сүзләренә караганда, бу иргә карата РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган мошенниклык буенча җинаять эше кузгатканнар. Бүгенге көндә телефон урлаучы тотылган һәм үз гаебен таныган. Аның эше судта каралачак һәм лаеклы хөкем карары чыгарылачак. Шуны да әйтергә кирәк, бу ир әлеге кыңгыр эшенә кадәр дә хөкем ителгән, өстәвенә, телефон урлап качканда исерек булган. Судта болары да исәпкә алынмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев