Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәзер бер тамашачыны эзлиләр

Күпләрнең яраткан җырчысы Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертлары быел да шаулап-гөрләп узды.

Баксаң, аларны бигрәк тә гәзәл затлар көтеп алган. Кемдер сәхнәгә менеп аны ирененнән кат-кат үбеп төшеп китте, кемдер, гафу итегез, ничек кочакларга өйрәтә-өйрәтә аның белән сәхнәдә кочаклашып фотога төште. Әйе, тамашачы ял итәргә килгән, артист шуның өчен акча ала диючеләр дә булды, җырчысы нинди, тамашачысы шундый диючеләр дә… Әмма күпләр ике ул үстерүче әти кеше, гаилә башлыгын уңайсыз хәлгә куючы ханымнарны хупламады.

Югалту да «артык кызган» шундый тамашачы белән бәйле түгелме икән?

Фирдүс үзенең блогында алып барган мәзәк видеолар сәхифәсендә Шәһәр мәдәният сараеннан чыгып барганда бер хатын-кызның аяк киемен күреп алганын төшерә.

«Кемдер аяк киемен калдырган, килеп алыгыз әле. Минем концерттан чыгып онытып киткән ахры. Әллә яланаяк кына биегәнме», – ди җырчы.

Кызларны кыздырсаң әллә ниләр күрерсең, сак бул, Фирдүс!

Чыганак: ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Золушка

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев