Васильевода «Торналар» композицияле хәтер скверы булдырылачак
Яшәеш

Васильевода «Торналар» композицияле хәтер скверы булдырылачак

Ленин урамында мәйданы 2,1 мең кв.м булган сквер төзелеше дәвам итә. Ул гражданнарның үзара салымына республика программасы буенча җыелган акчаларга төзекләндерелә.

Территориядә инде җәяүле юллар салынган, яктырту, видеокүзәтү камералары, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган. Алдагы планнар – яшелләндерү, шул исәптән куаклар утырту.

Скверда ике истәлек тактасы урнаштырылачак: берсе диңгезчеләргә, икенчесе интернациональ сугышларда катнашучыларга багышланачак. Хәзер «Торналар» монументаль-скульптура композициясен урнаштыру эшләре бара. Аның авторы — Васильеводан рәссам һәм скульптор Александр Потапов.

Скверны декабрьдә, Ватан Геройлары көненә ачарга планлаштыралар.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев