ТРның сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләү тәҗрибәсен бөтен илдә кулланырга мөмкин
Яшәеш

ТРның сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләү тәҗрибәсен бөтен илдә кулланырга мөмкин

Татарстанда коронавирус пандемиясе вакытында кертелгән сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләү практикасын 2026 елда Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре буенча бөтен Россиядә кулланырга мөмкин. Мәсьәләне хәзер РФ Үзәк сайлау комиссиясе тикшерә, дип яза «Ведомости» газетасы сайлау системасындагы ике чыганакка сылтама ясап.

Басмаларның берсе уникаль татарстан тәҗрибәсен искә алды, әмма шул ук вакытта региональ практиканы исәпкә алып өстәмә тәкъдимнәр кертелергә мөмкин дип билгеләде.

«Төп нәрсә — нәкъ менә [участок сайлау комиссияләре әгъзаларын] иминиятләү турында сүз бара. Әмма территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләүне дә ни өчен карамаска? Һәм калганнарын да. Сугыш вакыты бит», — дип аңлатты газета чыганагы.

УИК әгъзаларын иминиятләү практикасы Татарстанда 2020 елда, COVID-19 коронавирус пандемиясе вакытында кертелгән иде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, барлыгы 21,3 мең кеше иминиятләнгән. Иминият күләме 0,5 млн сумны тәшкил иткән.

Фото: Татар-информ архивыннан

Шул ук вакытта республикада төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләре әгъзаларының, шул исәптән хәлиткеч тавыш хокукы булган ҮСҮК вәкиленең үлем очраклары теркәлгән иде, дип күрсәткән Кондратьев. Ул вакытта ук РФ ҮСК рәисе урынбасары Николай Булаев сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә яклау табарга мөмкин дип фаразлаган иде.

Быел Думага сайлаулардан соң РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова август уртасыннан Украина Кораллы көчләренең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә алты сайлау комиссиясе әгъзасы һәлак булганын хәбәр иткән иде.

Татар-информ


Нет комментариев