Төнлә дроннар Кырым күпере янында танкерга һөҗүм ясаган
Төнлә Кырым күперенә һөҗүм булган, дигән хәбәр таралды.
Шартлаган видео социаль челтәрләрдә таралды. Чынлыкта, күпергә һөҗүм булмаган, дип яза «База».
Кырым күпере янында, Керчь бугазында, Кавказ йөк портына 3 диңгез дроны һөҗүм иткән.
Бер дрон «Сиг» дип аталган танкерга һөҗүм иткән, дип язалар. Дрон шартлавы нәтиҗәсендә, корабның эченә су кергән. Танкер экипажы буксирсыз бара алмавын, машина бүлеген су басканын хәбәр иткән.
Танкерда 11 кеше булган, алар исән, пыяла киселеп, бәрелеп, җиңелчә тән җәрәхәтләре алганнар.
Чыганак һәм фото:Интертат: иң популяр татар сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев