Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиз генә баерга теләсәң...

Мошенникларның кыңгыр гамәлләреннән зыян күргән Татарстанда яшәүче бер ханым 435 мең сумыннан колак кага.

Билгесез ир-ат аңа биржа платформасында керем алырга тәкьдим итә, ә моның өчен акча салырга кирәклеген искәртә. Хатын-кыз моны бик табышлы ысул дип уйлый, шуңа алыш-биреш итүгә кызыксынуын белдерә. Шуннан соң ай дәвамында аңа әлеге ир шалтырата, ә тиз генә баерга өмет иткән ханым акчасын күчереп тора. Нәтиҗәдә, керем килүен көтеп арган хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Оператив хезмәткәрләр шалтыратучы телефон номерларының Мәскәү, Бөекбритания, Кипр һәм Люксембургта теркәлгәнен ачыклый. Җиңел генә баерга теләгән ханым хәзер тынычландыргыч даруларда утыра икән, хуш җыярлык та бит. Үз кулларың белән алдарларга ярты миллионлык акчаңны салып бар инде!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев