Яшәеш

Татарстаннан сугыш ветераны 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

Татарстанның Ютазы районыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Инкәм Абдуллин 29 сентябрьдә 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инкәм Нәҗип улы ТАССРның Азнакай районы Балтач авылында туган. Аның әтисе урман хуҗалыгы директоры булып эшләгән һәм фронтта һәлак булган. Әнисе колхозда хезмәт иткән һәм алты баланы ялгызы тәрбияләп үстергән. 1944 ел башында 18 яшьлек Инкәмне армиягә чакырганнар, анда ул радист һөнәрен үзләштергән. 16нчы аерым элемтә полкы составында 2нче Украина фронтында сугышкан һәм Җиңүне Братиславада каршылаган», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

1950 елда демобилизацияләнгәннән соң Инкәм Нәҗип улы өенә кайткан, өйләнгән һәм тормыш иптәше Гөлсинә белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул «Сельхозтехника»да экскаваторчы булып эшләгән.

Инкәм Абдуллин Кызыл Байрак ордены, «Германия өстеннән җиңү өчен» медале, юбилей медальләре, шулай ук «Коммунистик хезмәт ударнигы» значогы белән бүләкләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев