Хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл 1 октябрьдә Татарстанның Тукай районында узачак.
Чарада республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм ТР ДИУның «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников катнашачак, дип хәбәр итә «Хәләл» стандарты буенча комитетның матбугат хезмәте.
Катнашучылар хәләл-индустрияне үстерүне һәм Татарстан предприятиеләренең тәҗрибәсен, шулай ук тармак вәкилләре очраган проблемаларны һәм гамәли кыенлыкларны тикшерәчәк. Аерым алганда, ачыкланган мәсьәләләрне хәл итү юлларын карау планлаштырыла.
Катнашырга хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерүче һәм сатучы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. Алар арасында азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы, сәүдә, сәламәтлек саклау, туризм, косметик продукция, шәхси гигиена товарлары җитештерү һ.б. вәкилләре бар.
Түгәрәк өстәл Тукай районының Иске Дрюш авылында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узачак. Башлану вакыты 10:30. Катнашу бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.
Татар-информ
Нет комментариев