10 октябрьдә, шимбә көнне, Татарстанда Бөтенроссия «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту узачак. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы төбәк халкын һәм кунакларын чарага кушылырга чакыра.
Акция «Экологик иминлек» милли проекты максатларын хуплауга, урман массивларын торгызуга, экологик хәлне яхшыртуга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт мәдәниятен формалаштыруга юнәлтелгән.
Министр Равил Кузюров сүзләренчә, акция 100 мәйданчыкта узачак, 1 млннан артык агач утырту планлаштырыла.
Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак: Лаеш районының Вороновка һәм Орел авыллары янындагы урман фонды территориясендә, шулай ук башкаланың Совет районы Чебакса торак массивы янында. Башлану вакыты — иртәнге 10 сәгать. Оештыручылар утырту материалы һәм кирәкле кораллар белән тәэмин итәчәк.
Башка мәйданчыклар турында мәгълүматны сохранимлесрф.рф порталыннан белергә мөмкин.
2025 елда Татарстанда акция нәтиҗәләре буенча 700 гектар мәйданда 2,5 млн үсенте утыртылды, чарада 20 меңгә якын кеше катнашты.
Татар-информ
Нет комментариев