Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат
Яшәеш

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат

Тагын дүрт татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде.

"Вирус идентификацияләнгән", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Вирустан 1936, 1949, 1952 елларда туган өч ир-ат һәм 1935 елда туган хатын-кыз үлә. 23 сентябрьгә республикада 728 үлем очрагы теркәлгән.

Якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев