Татарстанда элекке депутат Илнар Җамалетдиновның һәм аның хатынының ике фатиры дәүләт кеременә алынган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
2021–2023 елларда Җамалетдинов һәм аның хатыны Казанда гомуми бәясе 12 млн сум булган ике фатир сатып алган. Аларның бер өлеше кредит акчалары исәбенә алынган. Әмма ир белән хатын кредитны кыска вакыт эчендә, рәсми керемнәреннән күпкә артыграк күләмдә түләп бетергән.
Шуңа бәйле рәвештә, Чирмешән районы прокуратурасы судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Ведомствоның таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелгән.
Суд карары законлы көченә кергәннән соң, прокуратура аның үтәлешен контрольдә тотачак, диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Нет комментариев