Яшәеш

Татарстанда махсус проект кысаларында авылларда физика-математика сыйныфлары ачарга телиләр

«Физмат прорыв» проекты кысаларында профильле физика-математика сыйныфларын Татарстанның кечкенә торак пунктларында ачарга кирәк, дип белдерде Иннополис университеты проректоры урынбасары – академик сәясәт һәм югары белем идарәсе башлыгы Татьяна Камалетдинова ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында.

2028–2030 елларда проектның үсеш перспективаларын бәяләп, ул аның беренче катнашучылары тугызынчы сыйныфны тәмамлавын искә төшерде. Аның сүзләренчә, аларның аннары профильле физика-математика сыйныфларына эләгүе мөһим. Әмма республикада кечкенә торак пунктында мондый сыйныфлар юк, шуңа күрә аларны оештырырга кирәк.

Искәртеп узабыз, «Физика-математика прорывы» проекты ике ел элек башланды, ул балаларның физика һәм математикага белем сыйфатын һәм кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Еллык финанслау 250 миллион сум тәшкил итә. Проект кысаларында 200 профильле түгәрәк ачылган, аларда 2 меңнән артык бала шөгыльләнә.

Татар-информ


Нет комментариев