Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы турында раслау килде
1944 елгы ир-ат хастаханәгә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән катлауландырылган инфекция белән китерелгән. Хроник авырулар да бар.
1949 елгы ир-ат үпкә ялкынсынуы белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Хроник авырулар да бар.
1957 елгы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе фонында хәле катлаулана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
22 ноябрьгә татарстанлыларның СОVID-19дан үлемнең 131 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев