7 октябрьдә Татарстан Министрлар Кабинетында вице-премьер Лейлә Фазлыева рәислегендә ирекле хәрәкәт үсеше буенча ведомствоара совет утырышы узды. Анда «Добро.рф» ассоциациясе советы рәисе урынбасары Кирилл Антонов та катнашты.
Утырышта республиканың 45 муниципалитет вәкилләре — яшьләр эшләре буенча бүлек башлыклары, яшьләр үзәкләре директорлары һәм ирекле хәрәкәт үсеше өчен җаваплы белгечләр катнашты.
Катнашучылар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты күрсәткечләрен гамәлгә ашыруны, Татарстан ирекле хәрәкәт берләшмәсенең ел йомгакларын һәм төбәктә ирекле хәрәкәт үсешенең 20 еллыгына багышланган чаралар комплексын тикшерделәр.
Утырыш Биектау районындагы «Добрый» балалар лагеренда узучы еллык семинар-киңәшмәнең төп вакыйгасы булды. 6–7 октябрьдә катнашучылар ирекле хәрәкәт үсешен, ирекле хәрәкәт белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен һәм тәҗрибә алышуны карадылар.
Кирилл Антонов ирекле хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итү мөһим бурыч икәнен билгеләп үтте. Ул Лейлә Фазлыевага «Хезмәт белән укыту» федераль программасын урта һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларына кертү инициативасын хуплавы өчен рәхмәт әйтте.
Татар-информ
Нет комментариев