Татарстанда ятим балалар өчен 90 фатир сатып алуга 408 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Яшәеш

Татарстанда ятим балалар өчен 90 фатир сатып алуга 408 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Электрон аукцион уздыру турында мәгълүматны ТР Дәүләт сатып алу комитеты урнаштырды.

Заказчы – республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

Иң күп фатир – 21 – Әлки районына каралган. Сан буенча аннан соң Кукмара районы (20 объект), Аксубай (15), Югары Ослан (10), Чистай (7) тора. Республиканың тагын ун районында 1-5 кадәр фатир биреләчәк.

– Ятим балаларның торак мәсьәләсен хәл итү республика җитәкчелегенең аерым күзәтүе астында. Сатып алу законнарда каралган барлык процедуралар үтәлеп башкарыла, ә бүлеп бирелгән акчалар максатлы рәвештә нәтиҗәле кулланыла, – дип билгеләде ТР Дәүләт сатып алу комитеты рәисе Марат Зыятдинов.

Вечерняя Казань


Нет комментариев