Татарстанның «Урман янгыннары үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада урман фондына чиктәш җирләрдә 372 термик нокта һәм 224 янгын очрагы теркәлгән. Аларны ачыклау һәм бетерү эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла.
«Быел урман янгыннары теркәлмәде. Хәзерге вакытта республика территориясендә янгын куркынычының 3 классы билгеләнгән», — диде Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Аның сүзләренчә, Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны октябрь урталарында тәмамлана. Бу чорда янгын куркынычы хәлен космостан һәм җир өстеннән күзәтү дәвам итә.
«Көзге чорда да урман янгыннары куркынычы югары: моңа коры үлән, коелган яфраклар, шулай ук өй тирәсендәге участокларны тәртипкә салучыларның һәм гөмбә җыярга урманга йөрүчеләрнең гамәлләре сәбәп булырга мөмкин», — дип өстәде ул.
Ведомствода искәрткәнчә, урманда яки урманга якын җирләрдә ут чыкканын күрсәгез, 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев