Татарстанда бала тапкан 6,5 мең авыл хатыны түләүләр алды
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү республикада 2018 елдан бирелә.
Татарстанда авылларда яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала тапкан өчен бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, авылларда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлдә. Аерым алганда, беренче бала туганда, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 50 мең сум түләнә, ә өченче һәм аннан соңгы балалар туганда хатын-кызларга 29 яшькә кадәр 100 мең сум каралган.
«Бюджетта бу максатларга еллык чыгымнар якынча 165 млн сум күләмендә билгеләнгән», - дип ассызыклады хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.
Бутаева билгеләп үткәнчә, быелдан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча 500 млн сумлык өстәмә республика чаралары кертелгән.
"Бу аз керемле, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие. Быел бюджет чыгымнары инде 223 млн сум тәшкил итте", - диде ул.
Моннан тыш, докладчылар сүзләренчә, яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация арттырылган.
"Октябрьдә 4,5 мең кеше кабул ителде. Яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләргә 50 процентлы компенсация 100 %ка җиткерелгән. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 45 млн сум акча җибәрелде”, - дип йомгаклады хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.
Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ана капиталына бирелгән сертификатлар саны быел ике тапкырга арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев