Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2027 елга транспорт чараларын техник тикшерүгә чикләнгән бәяләр билгеләнәчәк. Быелгы ел белән чагыштырганда алар югарырак булачак. Тиешле проект антикоррупция экспертизасында тора.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Документтан күренгәнчә, техник тикшерүгә киткән чыгымнарның чикләнгән күләмнәре түбәндәгечә булачак:
- җиңел автомобильләр (М1) — 1 202 сум урынына 1 270 сум;
- кечкенә автобуслар (М2) — 2 058 сум урынына 2 173 сум;
- автобуслар (М3) — 2 486 сум урынына 2 625 сум;
- фургоннар (N1) — 1 315 сум урынына 1 389 сум;
- йөк автомобильләре (N3) — 2 588 сум урынына 2 855 сум;
- мототранспорт (L) — 422 сум урынына 446 сум.
Вечерняя Казань
Нет комментариев