Туган җир... Кеше өчен бу сүзләрнең мәгънәсе әйтеп бетергесез тирән. Ә туган нигез – гомер буе күңелдә саклана торган иң кадерле урын. Олы Ачасырда авылдашларының батыр уллары – Илнур Яруллин, Рәзил Һадиев һәм Илфат Камаев истәлегенә туган йортларына мемориаль такталар куелуы да нәкъ менә шушы изге хисләр белән сугарылган иде.
Алар өчесе дә төрле язмышлы, төрле холыклы егетләр. Әмма аларны берләштергән иң олы сыйфат – туган ил алдындагы бурычларына тугрылык, якыннары өчен җаваплылык һәм Ватанны саклау юлында гомерләрен кызганмаулары.
Илнур Яруллин: гаиләсе өчен терәк, ил өчен батыр

Илнур Хәкимулла улы Яруллин – Олы Ачасырдан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән бердәнбер егет. Бер ел элек, 3 сентябрьдә, авыл халкы аны соңгы юлга озатты.
Гөлфия апа белән Хәким абый гаиләсендә өлкән бала булып үскән Илнур ике сеңлесенең дә иң якын кешесе була. Кечкенәдән шук, тиктормас, тормыш сөючән егет булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, ДОСААФта укый, армия сафларында хезмәт итә. Туган авылыннан ерак китми, авыл тормышын яратып яши.

Язмыш Илнурны бик иртә сыный. Яшьли әтисен югалта, соңрак әнисе юл һәлакәтендә вафат була. Шул көннән башлап ул ике сеңлесе өчен чын мәгънәсендә гаилә терәгенә әйләнә.
– Абый безнең өчен үлеп торды. Гаилә башлыгы буларак, «сеңлем» дип түгел, «кызым» дип яратып дәшә иде. Балаларыбызны үз сабыйларыдай якын күрде. Махсус хәрби операциягә чакыру килгәч тә, югалып калмады. «Бармыйм» дигән сүзен ишетмәдек.
Инде менә абыйсыз бер ел узды. Үлгәннән соң «Батырлык ордены»н тапшырдылар. Әле дә кайтып керер төсле, юклыгына һич кенә дә ышанмыйбыз. Бик авыр, күңелдәге хисләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Абыйның истәлеген мәңгеләштергән, аның батырлыгын онытмаган авылдашларга рәхмәтем чиксез. Илебездә тизрәк тынычлык урнашсын иде, – ди Илнурның сеңлесе Алсинә Шиһапова, күз яшьләрен сөртеп.
Рәзил Һадиев: йөрәге белән сайлаган юл

Рәзил – Фәрит абый белән Ризидә апаның көтеп алынган уллары. Ул гаиләдә олы кыз Рузиләдән соң дөньяга килә. Кечкенәдән акыллы, тырыш, тыңлаучан һәм максатчан булып үсә. Әти-әнисенең ныклы таянычы була. Мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Киләчәктә төзүче булырга хыялланса да, әти-әнисе улларын медицина өлкәсендә күрергә тели.
Рәзил якыннарының теләгенә каршы килми һәм Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын Казандагы психиатрия хастаханәсендә башлый. Соңрак М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең рентген диагностика бүлегендә рентген-лаборант булып эшли.
Махсус хәрби операция башлангач, бер төркем медицина хезмәткәрләре белән Донецк Республикасында урнашкан хәрби госпитальгә үз теләге белән бер айлык командировкага бара. Анда гомерләренә куркыныч янау сәбәпле, бүлек командиры аларны туган якка кайтару турында карар кабул итә.
Ә Рәзилнең сайлаган юлы башка була. Ул контракт төзи һәм кабат махсус хәрби операция зонасына китә. Кыю, курку белмәс егет гомеренә куркыныч янаган мизгелләрдә дә иптәшләренә ярдәмгә ашыга. Аның исеме дә бүген авылдашлары күңелендә нәкъ шушы кешелеклелек һәм фидакарьлек белән бәйле. Рәзил үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
– Улыбызны зурлаулары, хөрмәт күрсәтүләре, исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертүләре өчен авылдашларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм, – ди Рәзилнең әтисе Фәрит абый Һадиев.
Илфат Камаев: өч бала әтисе, туган җир улы

Илфат Илшат улы Камаевның әти әнисе тумышы белән Олы Ачасырдан. Гаилә Волжск шәһәрендә яшәсә дә, Илфатның балачагы һәм яшьлек еллары туган авыл белән бәйле. Ул Олы Ачасыр мәктәбендә дә белем ала.
Тыйнаклыгы, сабырлыгы, тыныч холкы белән аерылып торган иде. Гаилә кора, өч бала әтисе була.
2024 елның 9 ноябрендә Илфат контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Кызганыч, аның гомере шул ук елның 2 декабрендә өзелә. 30 декабрьдә авыл зиратына җирләнә.
Илфат Камаев үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Аның гаиләсе бүген Биектау районының Озерный бистәсендә, әтиләренең батырлыгы хөрмәтенә аның исеме белән аталган Илфат Камаев урамында яши.
Өч баланың әтисе, туган җир улы, үз иле өчен гомерен биргән батыр авылдашының исеме шулай итеп киләчәк буыннарга да барып җитә.
Хәтер – безнең изге бурыч

Мемориаль такталар ачу тантанасына һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, туганнары, авылдашлары, күршеләре, сыйныфташлары һәм дуслары җыелды. Бу көнне әйтелгән һәр сүздә – рәхмәт, ихтирам, сагыш һәм горурлык. Хатирәләр яңарганда күзләргә яшь килде. Егетләрнең рухына догалар кылынды.
– Батыр авылдашларыбызны онытырга һич кенә дә хакыбыз юк. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү идеясе белән янып йөреп, аны тормышка ашырган җирлек депутатыбыз Марат Гатиятуллинга һәм бу изге эштә ярдәм күрсәткән авыл халкына чиксез рәхмәтлебез. Ил-көнебез тизрәк тынычлансын иде. Егетләребезнең исән-имин туган йортларына, гаиләләре янына кайтуларын көтәбез, – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров.
Әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе – җирлек депутаты Марат Гатиятуллин.
– Бу – авылыбыз өчен зур югалту. Батыр егетләребезне онытырга һич кенә дә ярамый. Авыл төркемендә шушы фикеремне җиткергәч, авылдашларым аны бердәм күтәреп алды. Егетләр яшәгән йортларга истәлек такталары урнаштырдык. Алга таба мәдәният йорты янындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл янында да мемориаль такта урнаштыру теләге бар. Шулай ук, алар белем алган Олы Ачасыр мәктәбендә фотолары белән махсус хәтер почмагы ясыйсы килә.
Яшь буын батыр авылдашларыбызны белеп, күреп үсәргә тиеш. Анда безнең мәктәптә укыган Кече Шырдан егетләре – Булат Султаев белән Руслан Төхвәтуллинны да кертәчәкбез. Ни кызганыч, аларның да гомерләре махсус хәрби операциядә өзелде. Матди ярдәм күрсәткән һәр авылдашыбызга рәхмәттән башка сүз юк. Киләчәктә якыннарыбызны югалтмыйча яшәсәк иде, күкләребез аяз булсын иде, – ди ул.
Хәтер – ул үткәннәрне генә искә алу түгел. Хәтер – киләчәк буынга аманәт тә. Олы Ачасырның өч йортында – өч истәлек тактасы. Аларга караган саен авылдашларның күңелендә бер үк хис яңара: сагыш һәм горурлык. Бу такталар – ташка уелган исемнәр генә түгел. Алар – гаилә фаҗигасе, әниләрнең күз яше, туганнарның сагышы, дусларның хатирәсе һәм авылдашларның олы ихтирамы. Илнур, Рәзил, Илфат...
Сезнең гомерләрегез өзелсә дә, исемнәрегез туган җирегездә яши. Сезне онытмаячаклар. Батырлыгыгыз, якты истәлегегез һәм туган авылыгызга калдырган эзегез киләчәк буыннар күңелендә дә сакланыр.
Егетләрнең авыр туфраклары җиңел булсын, якыннарына күркәм сабырлык телик.
Нет комментариев