Татарстан Республикасында июньдә торакның икенчел базарында килешүләр саны 26%ка артты
Яшәеш

Татарстан Республикасында июньдә торакның икенчел базарында килешүләр саны 26%ка артты

Татарстанда 2026 елның июнендә икенчел күчемсез милек базарында килешүләр саны май белән чагыштырганда 26,3% ка арткан, дип хәбәр итә Росреестрның республика буенча идарәсе.

Ведомство күчемсез милеккә хокукның 15,5 мең күчешен теркәгән.

Ихтыяҗның иң зур үсеше шәхси торак йортларга теркәлгән - алар белән килешүләр саны 57,5% ка арткан. 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Росреестры сатып алу-сату килешүләре буенча 75,8 мең күчеш теркәгән.

Татар-информ


Нет комментариев