Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Президенты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 30 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов агентлык коллективына "энергияне югалтмаска һәм һәрвакыт укучыларына тугры калуларын" теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 30 еллыгы белән котлады. “Татар-информ”ның республиканың  юбилей елында 30 еллыгын билгеләп үтүе символик мәгънәгә ия”, - дип билгеләде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агентлык республика белән бергә аның юлының бер өлешен узды, татарстанлыларның тормышын яктыртты. “Сез һәрвакыт Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган төрле вакыйгалар турында оператив һәм җентекләп сөйлисез, хаклы рәвештә, ватандашларыбызны берләштереп, зур даирә укучыларының ышанычына лаек булдыгыз”, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. Тәбрикләү азагында Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” коллективына “энергияне, булдыклылыкны югалтмаска һәм һәрвакыт укучыларына тугры калырга” теләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан мәгариф турындагы Указга кул куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев