Мөселманнар билгеле бер мәзһәбкә (хокук мәктәбе) иярергә һәм берсеннән икенчесенә күчмәскә бурычлы. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белдерде.
«Мөҗтәһид дөрес тә, ялгыш та була ала. Ә иҗтиһад сәләтенә ия булмаган кеше билгеле бер мәзһәбкә иярергә, аннары аннан икенчесенә күчмәскә бурычлы», – дип язды мөфти үзенең МАКС каналында.
Исегезгә төшерәбез, мөселман-сөнниләрдә дүрт мәзһәб аерылып тора: хәнәфи, мәлики, шәфигый һәм хәнбәли. Татарстан мөселманнары күпчелек очракта хәнәфи мәзһәбенә иярә.
Татар-информ
Нет комментариев