Ташландык гаражларда ир-ат өстенә плита ишелеп төшкән
Яшәеш

Ташландык гаражларда ир-ат өстенә плита ишелеп төшкән

Әлмәт шәһәрендә бәхетсезлек очрагы булган. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Шевченко урамындагы ташландык шәхси гаражларның берсендә ир-ат өстенә түшәм плитәсе ишелеп төшкән.

112 ашыгыч хезмәт номерына килгән хәбәрдә ир-атның исән булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат булмаган.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар махсус техника ярдәмендә өемнәрне сүткән һәм һәлак булган ир-атның гәүдәсен чыгарган. Аннары аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир-атның шәхесе һәм фаҗиганең килеп чыгу шартлары ачыклана.

Татар-информ


Нет комментариев