Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар хастаханәгә салудан баш тартканнан соң бер яшүсмер үлгән

Осиново егете табибларга ярдәм сорап мәрәҗәгать итә, әмма аны хастаханәгә салудан баш тарталар.

Икенче көнне ул үлә.

Осиново бистәсеннән 16 яшьлек Роман (исеме үзгәртелгән) неврологта күптән исәптә тора. Яшүсмер кан тамырлары дистониясе һәм тагын берничә хроник авырулардан интегә. Роман еш кына табибларга башы, муен һәм эче авыртудан зарлана.


Соңгы тапкыр егет Республика балалар клиник хастаханәсенә 27 октябрьдә килә. Роман ике тапкыр — төнлә һәм көндез-табибларга килә һәм муенын көзән җыерудан зарлана, бу аңа йокларга һәм яшәргә комачаулый. Табиблар егетне тикшергән, ләкин кискен патология тапмаган һәм аны хастаханәгә салудан баш тарткан. Икенче көнне яшүсмернең гәүдәсен туганнары өендә таба.


«База» мәгълүматлары буенча, 30 октябрьдә Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча эш кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев