Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сөям икән – курыкмыйча сөям» - Айгөл Бариевадан сөенечле яңалык

Айгөл Бариева «Минем сөю» дигән җырын тәкъдим итте.

«Бу жыр 100 процент минем турында! Тиздән барлык музыкаль мәйданчыкларда чыга.  Авторларга аерым рәхмәтем», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңа җырның сүзләрен Рузилә Гатауллина, көен Фирзәр Мортазин язган.

«Пыскып яту минем өчен түгел,

Минем өчен дөрләп яну кирәк.

Яшим икән – яшим яшьни-яшьни,

Миндә тибә иң-иң кайнар йөрәк.

Минем сөю – бары минеке ул,

Сөям икән – курыкмыйча сөям.

Берсеннән дә берни өмет итмим,

Рәхәтләнеп үзем янам-көям.

Минем сөю – тоташ сихри бер моң,

Шатлык та бар анда, сагыш та.

Берсенең дә язмышын җимерми,

Минем сөю һәрчак ак төстә.

Мәхәббәттә минем канатларым,

Мәхәббәттә минем моңнарым.

Мәхәббәттән алам яшәү көчен,

Мәхәббәттә минем илһамым».

 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев