Саратов өлкәсендә Төмән - Адлер поездыннан, начар хис итү сәбәпле, 125 баланы төшерәләр, 12 яшьлек кыз вафат була
***
Бу сәгатькә нәрсә билгеле:
- - балаларның якынча 60ында ОРВИ симптомнары бар, 15ендә А гриппы расланган, дип хәбәр итә Саратов губернаторы Бусаргин;
- - барлык укучыларның хәле канәгатьләнерлек, аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә;
- -ЛНР балалары төркеме Төмән өлкәсендәге лагерьдан кайта торган була. Юлга чыгар алдыннан барысы да медицина тикшерүе узган: авыручылар һәм температура күтәрелүчеләр булмаган, дип хәбәр итә Төмән хакимияте;
- -лагерьда эпидемиологик тикшерү башланды;
- -кызның үлеме факты буенча СК җинаять эше кузгаткан;
- - укучыларның ата-аналары өчен тәүлек әйләнәсе 8 8452) 67-07-02 кайнар линия ачык.
Чыганак: RT на русском
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев