Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сабыр ит, 10 көннән соң ул терелтәчәк»: иерей Зубарев кызы күз алдында хатынының башын кискән

Татарстан митрополиясе хатынын үтергән рухани турында мәгълүматтан соң белдерү ясады

Татарстан митрополиясе кичә Түбән Камада булган фаҗигале вакыйгага аңлатма бирде.

Митрополиянең матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, Чистай епархиясенең рухани хезмәтеннән читләштерелгән клиригы иерей Михаил Зубарев үз хатынын үтергән.

Иерей Михаил -Түбән Кама шәһәрендәге Казан гыйбадәтханәсенең элеккеге клиригы. 2023 елның октябреннән ул чиркәүнең Канон нормаларын бозу сәбәпле читләштерелгән.

Элегрәк Татарстан митрополиясе башлыгы адресына мәхәллә кешеләренең Михаил атакайның лаексыз тәртибенә зарланып хатлары килгән. Эшнең шартларын тикшергәндә, соңгы айларда иерей Михаилның тәртибендә аның психик сәламәтлегенә шикләнергә мәҗбүр итүче сәерлекләр булуы ачыкланган.


Октябрь ахырында Чистай епархиясенең идарә итүче архиерее иерей Михаил Зубаревны рухани хезмәтеннән тыю турында карар кабул итә.


Митрополиядә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта рухани сак астында. Хокук саклау органнары тикшерү алып бара.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл коточкыч вакыйга турындагы хәбәрне тирән борчылу белән кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев