Рөстәм Миңнеханов  Казанда Кытайның генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Казанда Кытайның генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Цзян Сяоян белән очрашу үткәрде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Цзян Сяоянны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм хезмәттәшлекнең ирешелгән күрсәткечләре алга таба да үсәчәгенә ышаныч белдерде. Яклар икътисад, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадына иң зур чит ил инвесторларының берсенә әверелде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 3,35 миллиард долларга җиткән.

Хезмәттәшлек 8 килешү кысаларында алып барыла. Моннан тыш, республика муниципаль районнары белән Кытайның аерым төбәкләре һәм оешмалары арасында якынча 30 хезмәттәшлек килешүе имзаланган.

Татар-информ


Нет комментариев