Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак һәм сәгать 10да башланачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

Алдагы утырышның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә кертелгән – Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы еллык юлламасы.

Алдагы еллардагы кебек үк, турыдан-туры теле-һәм радиотрансляция оештырылачак.

Татар-информ

 

 


Нет комментариев