Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Геройлары Яшел Үзән мәктәпләрендә «Батырлык дәресләре» үткәрде

Бүген «Ватан геройлары вахтасы» проекты кысаларында Россиянең ике Герое Яшел Үзән муниципаль районында булып, «Батырлык дәресләре» үткәрде һәм үзләренең хәрби хезмәт юлындагы батырлыклары турында сөйләде.

20 кешедән торган Россия Геройлары делегациясе бөтен республика буенча узача. Мәктәпләрдә дәресләрдән тыш, делегация Татарстан җитәкчелеге белән очрашачак, истәлекле урыннарга, шулай ук геройларның каберләренә чәчәкләр һәм веноклар салачак.

Яшел Үзән районының 7нче мәктәбенә килгән Россия герое Волосков Алексей Владимирович.

Герой 1977 елның 28 августында Краснодар краеның Красноармейский районы Красноармейская (хәзерге Полтавская) станицасында туган.
2014 елның җәендә үз подразделениесенең махсус хәрби операциясендә катнаша, аның барышында, авыр яралануына карамастан, командование куйган бурычны үти.
Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 22 октябрендәге Указы белән (ябык) махсус биремне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия подполковнигы Алексей Владимирович Волосковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм махсус аеру билгесе «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Алексей Владимирович белән ӘҢГӘМӘ ТГ каналыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев