Россельхознадзор Татарстанда хайваннар арасында авырулар таралуның төп сәбәбен атады
Яшәеш

Россельхознадзор Татарстанда хайваннар арасында авырулар таралуның төп сәбәбен атады

Дөньяда эпизоотик хәлнең начараюы һәм хайваннарны рөхсәтсез рәвештә республикага кертү Татарстанның терлекчелек тармагы өчен төп куркынычлар булып кала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Мария Грибанова хәбәр итте.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, соңгы елларда дөньяда хайваннар арасында авырулар саны арта, йогышлы чирләрнең яңа илләрдә таралу очраклары теркәлә.

Аерым алганда, Греция, Мисыр, Ливия, Вьетнам, Кытай, Монголия һәм Төркиядә ящур авыруы ачыкланган. Африка дуңгыз чумасы Болгария, Венгрия, Германия, Греция, Испания, Латвия, Литва һәм Польшада теркәлгән. Кошларның югары патогенлы гриппы исә Европаның барлык диярлек илләрендә ачыкланган.

Россия белән чиктәш Монголия, Кытай һәм Казахстан аеруча зур борчу тудыра.

Авыруларның республикага үтеп керүен булдырмау максатыннан, Россельхознадзор идарәсе контроль-күзәтчелек һәм профилактик чаралар үткәрә. Быел 250 күчмә тикшерү, 78 планлы тикшерү һәм 26 инспекция визиты уздырылган.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәсендә хуҗалык субъектларына кисәтүләр ясала, ә контрольдә тотылучы затлар белән үзара хезмәттәшлек барышында административ җаваплылык чаралары кулланыла.

Хайваннарны карантинда тоту кагыйдәләрен бозган өчен (РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.6 маддәсе) түбәндәге штрафлар каралган:

  • Вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр;
  • Гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр;
  • Юридик затларга – 50 меңнән 150 мең сумга кадәр.

Республикада хайваннар арасында йогышлы авырулар таралуга даими мониторинг алып барыла. Аерым алганда, ящур, Африка дуңгыз чумасы, кошларның югары патогенлы гриппы һәм бруцеллёз авыруларын ачыклауга игътибар бирелә.

Ветеринария баш идарәсе һәм Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә ау хуҗалыклары, шулай ук эре кошчылык һәм дуңгызчылык комплекслары тирәсендәге буфер зоналар тикшерелә.

«Соңгы елларда Россия һәм Татарстан территориясендә теркәлгән авыруларның төп сәбәпләренең берсе – терлекләрне республикага рөхсәтсез кертү», – дип ассызыклады Грибанова.

Ветеринария документларыннан башка авыл хуҗалыгы хайваннарын ташыган өчен дә штрафлар каралган:

  • Гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр;
  • Вазифаи затларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр;
  • Юридик затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Татар-информ


Нет комментариев