Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Галиәскәр белән Илсөя Бәдретдиновага: «Өйләнешегез дә куегыз инде»

Шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр Илсөя Бәдретдинова янына килгән.

Ике дус кая җыенгандыр, әмма Ренат бик стильле киенгән, сары галстук таккан, кулында – кызыл розалар бәйләме. Илсөя дә матур кичке образдан.

Фото янына Ренат: «Кунакка кереп чыктым әле», – дип язып куйган.

Әйтергә кирәк, язылучылары арасында Ренат белән Илсөя Бәдретдинованы дуслар түгел, пар буларак күрергә телүчеләр дә бик күп. Бу турыда әлеге ике популяр шәхескә әледән-әле язып та торалар. Бу юлы да алар: «Кунакка гына йөрешмәгез, өйләнешегез дә куегыз инде. Бигрәк матур парлар булыр идегез», «Сез – искиткеч пар. Барыбыз да сезнең ЗАГСка баруыгызны көтәбез» ише комментарийлар калдырганнар.

«Кунак кына? Ренат, сай йөзәсең», – дип егетне битәрләүче дә табылган.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев