Ведомство коллективы ТР мәдәният министры Ирада Аюпова җитәкчелегендә аңа нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналы.
Ведомство хәбәр иткәнчә, Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2006 елда эшли башлаган. 2012 елга кадәр ТР музей программалары, музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлегендә ул 1 категорияле белгечтән бүлек башлыгына кадәр юл узган. 2013 елдан 2018 елга кадәр музей эшен үстерү бүлеге башлыгы вазифасын биләгән. 2018 елның сентябрендә ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән.
Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка ТР мәдәният министры Ирада Аюпова тәкъдим итте.
Татар-информ
Нет комментариев