14 – 20 сентябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 16 чакыру килгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 7се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Мизиновоның Мәктәп урамындагы 3 гаилә яшәгән йортның, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан ут чыгып, чормасы янган, беренче фатирның эчке өлешенә зыян килгән, 54 яшьлек ир мәете табылган.
«Мичурин» бакчачылык җәмгыятенең 50нче участогында 9 квадрат метр мәйданлы бакча өе янгын, 52нче өйнең стенасына, 41нчесенең хуҗалык блогына зыян килгән. Утның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал.
Озерная урамы буенча Идел елгасы буенда 50 яшьлек ирнең 12 кеше сыйдырышлы катеры яна башлаган. Нәтиҗәдә, машина бүлегенә зыян килгән. Ут саксыз тәмәке тартудан чыккан дип фаразлана.
Нет комментариев