Норлат балалар йортында ТР янгынга каршы хезмәтенең Казан отряды вәкилләре белән очрашу узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында ТР янгынга каршы хезмәтенең Казан отряды вәкилләре белән очрашу узды

Белгечләр балаларга янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, янгын сүндергеч һәм янгын турында хәбәр итү җайланмасын ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук ут белән шаяруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлаттылар.

Балалар саклагыч каскалар киеп карады, эвакуация тәртибен практикада өйрәнде һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Норлат балалар йорты коллективы янгынга каршы хезмәт белгечләренә һөнәри осталыклары, сабырлыклары һәм балалар иминлегенә битараф булмаганнары өчен ихлас рәхмәт белдерә.

Балаларның иминлеге — барыбызның да уртак бурычы!

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина


Нет комментариев